23 октябрьдә Татарстан Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов ис.Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Галимова «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалындагы «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашты.
Программаның темасы — «Шәхесләр мирасы». Спикерлар хәзерге глобализация шартларында шәхесләр мирасын саклауның уңай һәм тискәре яклары, шулай ук бу мәсьәләдә милли мәдәниятебезнең төрле өлкәләрендәге проблемалар турында фикер алыштылар.
Институт җитәкчесе Эльмира Галимова үз чыгышында шәхесләр мирасын саклауның һәм милли мәдәни кыйммәтләрне киләчәк буыннарга тапшыруның зур әһәмиятен ассызыклады.