Чистай районынының Гаделша авылында китапларны тәкъдир итү кичәсе узды

26 января 2026 г., понедельник

2026 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасының Чистай районы Гаделша авылында Татарстанның халык артисты Идрис Мәсгутов исемендәге Гаделша мәдәният йортында «Гаделшам: хәтер кайтавазы, истәлекләр, фоторәсемнәр», «Моё Адельшино: эхо памяти, воспоминания, фотографии» китапларын тәкъдир итү кичәсе узды.  Чарада авыл кешеләренең шәҗәрәләре җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде, фотокүргәзмә эшләде. Гаделшалыларның бу шатлыкларын уртаклашырга Республиканың мәртәбәле шәхесләре килгән иде. Бу вакыйгада Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Галимова Эльмира Мөнир кызы чыгыш ясады. Ул проект авторы, китапның иганәчәсе, Татарстанның атказанган мелиораторы, Россия Федерациясенең агросәнәгать комплексы мактаулы хезмәткәре Марс Мансур улы Хисмәтуллинга һәм  китап авторы – журналист Рәзинә Исмәгыйлевага Институтыбызның рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук бу чарада Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Гыйльманов Камил Камал улы, Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Натфуллин Дамир Данил улы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Хоменко Вадим Васильевич, Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты хезмәткәре Сәлахова Эльмира Кадыйм кызы, Бөтендөнья татар конгрессының Чистай районы оешмасы җитәкчесе Галимов Фәрит Мөҗип улы, төбәкне өйрәнүчеләр, район кунаклары да  катнашты. 
Күңеле белән һәр кеше – тарихчы. Рухы бай кеше үз нәселенең, Ватанының тарихы белән кызыксына. Үткәнне барлау, буыннан буынга тапшыру – буыннар бәйләнешенең матур бер үрнәге. Тормыш үзе тудырган бу китапны кулыбызга алып, үткәннәрдә калган истәлекле вакыйгаларны хәтер сандыгына салганбыз икән, димәк, максатка ирешелгән. Бу матур кичә әлеге мисалның үрнәге буларак оештырылды. 

Чара турында видеорепортаж: https://vkvideo.ru/video-141476341_456239790?list=67396e8e652247f2ce

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International